Абитуриентлар көне: мастер-класслар, экскурсияләр, WorldSkills чемпионнары белән очрашу

17 май 2019 ел., җомга

Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы барлык теләүчеләрне дә 18 нче майда узачак абитуриентлар көненә чакыра.

Чара программасында: «IT-cube» балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең проектларын тәкъдир итү, техникум буенча экскурсияләр, техникумга кабул итү кагыйдәләре һәм белгечлекләре белән танышу, WorldSkills халыкара хәрәкәте чемпионнары белән очрашу, электрон тирда ату һәм башка бик күп нәрсәләр.

Моннан тыш, мәйданчыкта «IT-cube» балалар үзәгеннән 12 яшьтән 18 яшькәчә балалар өчен «IT-админ» белән системалы идарә итү», «Яшь программер» Java программалаштыру теле, «IT-безопасник» кибергигиенасы» юнәлешләре буенча бушлай мастер-класслар узачак. Шулай ук «Видеопроизводство» компетенциясе буенча дәрестә дә үз күнекмәләреңне сынап карарга мөмкин. Мәҗбүри теркәлү 8 (843) 203-55-55 телефоны буенча. 

Очрашу Казан шәһәре, Бари Галиев урамы, 3а йорт адресы буенча 11:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. Белешмәләр өчен Телефон: 203-5555.

Фото: МЦК-КТИТС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования