Россия почтасы Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күргәннәргә гуманитар ярдәмне бушка күрсәтәчәк

5 июль 2019 ел., җомга

5 июльдән гуманитар ярдәм белән посылкаларны Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күргән кешеләр өчен Татарстанның теләсә кайсы почта бүлегеннән бушлай җибәрергә мөмкин. Посылка һәм тараны гына түләргә кирәк.

Почта бүлекчәләрендә бушлай  җибәрүгә элек файдаланылмаган яңа әйберләр кабул ителә:

  • шәхси гигиена чаралары (шампунь, теш пастасы, теш щеткалары, сабын һәм башкалар);
  • юу һәм дезинфекцияләү чаралары;
  • урын-җир;
  • кием-салым һәм аяк киеме;
  • сөлгеләр, мендәрләр, юрганнар;
  • тиз бозылмый торган туклану продуктлары;
  • кесә телефоннары.

«Гуманитар ярдәм» дип язылып алдан беркетелгән посылкалар җибәрүче тарафыннан ышанычлы рәвештә ябыштырылган булырга тиеш.  Адрес: Россия Кызыл Хачының Иркутск бүлеге, 664005, Иркутск өлкәсе, Иркутск шәһәре, 2 нче Тимер Юл урамы, 9А. Юлчыга чек биреләчәк, аның номеры буенча сайт яки Россия Почтасы мобиль кушымтасы аша посылкалар китерү барышын күзәтеп була.

Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы игелекле башлангычка кушылды һәм территориядән зыян күргәннәргә гуманитар ярдәм юллады. Сез дә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования