Татарстанда «Мәктәп экопатруле» конкурсының яңа этабы башланды

3 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

Уку елы башлану белән, гадәттәгечә, республика мәктәпләре укучылары өчен «Мәктәп экопатруле» дигән алтынчы конкурс башлана. Мәктәп укучылары законсыз чүплекләр табалар һәм бу турыда «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы ярдәмендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына видео-хәбәр җибәрә.​

Санкцияләнмәгән чүплек турында расланган һәр хәбәр өчен (гаризага «каралырга» статусы бирелергә тиеш) укучыларга 1 балл исәпләнәчәк, ә сәнәгать һәм көнкүреш агынтылары ташлану турындагы һәр сигнал өчен (конкурс комиссиясе тарафыннан каралганнан соң) катнашучы берьюлы 10 балл алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәктәп укучыларын конкурста катнашырга чакыра һәм яңа уку елында уңышлар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования