Роман Шәйхетдинов X Казан венчур ярминкәсендә Иннополис турында сөйләде

23 апрель 2015 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан башкаласында XV Россия һәм X Казан венчур ярминкәләре ачылды. Ачылу тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, статс-секретарь - РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия венчур инвесторлау ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен, "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, "ТР Инвестицион-венчур фонды" дәүләт коммерцияле булмаган оешмасы директоры Айнур Айдельдинов катнашты.

"Бүген Россия һәм Казан ярминкәләре берләште. Бу Казан мәйданчыгы көчәю турында сөйли. Эшебез ике як өчен дә файдалы булыр дип өметләнәм", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында.

Андрей Фурсенко искәрткәнчә, 15 ел элек МДУның технопаркы гаражында беренче венчур ярминкәсе узган. "Ул шактый уңышлы булып чыкты, үсте. Эшкә Татарстан алынгач әлеге ярминкә өчен бөтенләй яңа мөмкинлекләр ачылды. Шуңа да юбилей ярминкәсенең республика үткәрүче унынчы ярминкә белән берләшүе очраклы түгел", - дип билгеләп үтте ул.

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы исеменнән ярминкә ачылу белән Олег Фомичев котлады. "Биш-җиде еллар элек Россиядә венчур бизнесы кайда дигән сорау кискен тора иде. Хәзер илдә венчур индустриясе үсеше Европа күрсәткечләрен дә артты калдырды. Кризиска да карамастан, без үсешне дәвам итәбез. Биредә венчур инвестолоау һәм инновацияле үсеш белән шөгыльләнүчеләрнең казанышы зур", - дип ассызыклады ул.

Үз чиратында Альбина Никконен Россия икътисады өчен шәхси инвестицияләр һәм яшьләр эшләүче яңа прогрессив технологияләр мөһим, дип өстәде.

Игорь Агамирзян сүзләренчә, Татарстан федераль дәрәҗәдәге әлеге чараны үткәрү өчен кунакчыл мәйданчык булды. Юбилей ярминкәсе Россиядә технологик эшмәкәрләр, инвесторлар һәм дәүләт үсеш институтлары очрашу өчен иң зур мәйданчыкларның берсе булды. Быелдан башлап Казан венчур ярминкәсе федераль статус ала. 

Ачылыш тантанасыннан соң кунаклар венчур ярминкәсе экспозициясе белән танышты. Анда бөтен Россиядән инновацияле компания вәкилләре үз эшләнмәләрен тәкъдим итә. чарага килүчеләр Татарстан инновацияле структура моделе тәкъдим ителгән экспозицияне дә күрде.

Роман Шәйхетдинов ярминкә кысаларында белдергәнчә Иннополис шәһәрендә бу елны яши башлаячаклар. 5 меңгә кадәр кеше торак биреп, 2 мең югары квалификацияле белгеч өчен эш урыннары булдырылачак. Шәһәрдә Иннополис Университеты эшли башлады.

Иннополис төзелешенең тәмамлануы 2030 елга планлаштырылган. Бу вакытка шәһәрдә 150 мең кеше яшәр дип исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования