Казанда "Россия мәгарифе" форумы уза

3 март 2017 ел., җомга

 Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында "Россия мәгарифе" форумы кысаларында "Кеше потенциалы - Россия төбәкләре үсешенең төп ресурсы" пленар сессиясе башланды. Аны "Учительская газета" баш редакторы Петр Положевец алып бара. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнаша. 

Иң элек, Президент һәм аны озата йөрүче вазифаи затлар форумга махсус әзерләнгән күргәзмәне карап чыкты. Пленар утырышта Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның видеомөрәҗәгате тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә мәгариф өлкәсендә төбәкләр арасында үзара тәҗрибә алмашу әһәмиятен билгеләп үтте. Ул республикада 2011-2015 елларда мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында төзелеш, төзекләндерү, төрле проектларны гамәлгә кертү белән бәйле бик күп эшләр башкарылганын әйтте. Югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәкләре булдырылганын белдерде. Илкүләм олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре буенча республиканың өченче урында булуын шәрехләде.

Форум Казанда 2-4 март көннәрендә үтә. Казанга илнең 35 төбәгеннән вәкилләр җыелган. Пленар сессиядән соң, ул "Мәктәп һәм өстәмә белем: мөмкинлекләр һәм интеграция", "Мәктәп һәм күп милләтле дөнья", "Укытучы. Эволюция" темаларына аерым утырышлар буларак дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования