Иннополис

Иннополис – ил буйлап яшь югары квалификацияле белгечләрне берләштерүче яңа шәһәр проекты.

Иннополис төзү идеясе 2010 елның октябрендә туа. Башта проектка ИТ-авыл исеме бирелгән була, һәм анда 50 000 кеше яшәр дип көтелә. Ләкин аннары проектны ИТ-шәһәр дәрәҗәсенә җиткереп, 155 000 кеше яшәр дип уйланыла.

Миссиясе

Россиядә ИТ-секторның ролен үстерү.

Стратегия

Информацион технологияләр өлкәсендәге иң яхшы ИТ-белгечләрне яңа продуктлар тудыруга тарту.

Укы, яшә, эшлә, ял ит

Иннополисның төп принцибы – комфортта яшәү һәм яхшы компанияләрдә эшләү, ял итү һәм белем алу беррәттән булу шартларын тудыру.

Иннополисның сайтыwww.innopolis.ru  

Соңгы яңарту: 27 июль 2017, 16:10
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования