ИТИС

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, регионның билгеле IT-компанияләре, шулай ук IBM, Microsoft, HP, Cisco, Oracle, Samsung кебек танылган брендлар, моннан 3 ел элек республикада инновацион «Премиум» класстагы  IT-факультет булдырды. Шулай Казан Федераль университеты составында Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмәти системалар Югары мәктәбе (ИТИС) булдырылды.

2011 елның 1 сентябреннән ИТИС Югары мәктәбе беренче тыңлаучылары өчен ишекләрен ачты. Алар «Прикладная информатика» юнәлеше буенча белем алучы 38 укучы. Аларның 30ы - информатика, математика, рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча югары баллар җыючы - югары технологияләр өлкәсендә технопарк “ИТ-парк”ның махсус грантларына ия булучылар. ИТ-парк 30 абитуриент өчен 2,2 млн. сумга (беренче ел уку 74 700 сум тора) персональ грантлар тапшырды.

2012-2013 уку елында ИТ-паркның махсус грантларына ия булучылар саны дүрт тапкырга артты. Студентлар саны 150гә күбәйде. Шул ук елны Яр Чаллы шәһәрендә ИТИСның филиалы булдырылды. Яңа 2013-2014 елда 200ләп беренче курс укучылары әлеге мәктәптә укый башлады. Беренче тапкыр укытуга грантларны регионның IT-компанияләре бирде. Бердәм дәүләт имтиханын югары балларга бирүче КФУ мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар Югары мәктәбендә укучыларның беренче елны бушлай укулары гарантияләнә. Алга таба республика һәм грант бирүче компанияләр ярдәме уңышлы тапшырылган сессия нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Әлеге система өченче ел рәттән укытуда югары күрсәткечләр булдыруга этәргеч.

Өч ел укыту елларында лабораторияләр саны 20гә җитте. Аларны Fujitsu, Samsung, Татфондбанк, SmartHead, Барс Груп, JetBrains, Flatsoft, КИР,Wextor, “Системы документооборота” кебек компанияләр булдырды. ИТИСта Microsoft, Cisco, IBM, HP, SAP академия программалары буенча укыту уңышлы бара.  Бу елдан «Программная инженерия» юнәлеше буенча магистр программасы ачылды.

Университетта ачык лекцияләр һәм мастер-класслар уздыруга билгеле разработчиклар һәм галимнәр чакырыла.

ИТИСта Massachusetts Institute of Technology, Stanford University, Princeton University, Cornell University, University of Innsbruck, EPFL һәм башка югары чит ил уку йортлары белән хезмәттәшлек булдырылган.

ИТИС эшләү рәвешендә Татарстан Хөкүмәте талантлы 275 абитуриентка 38 млн.сумга грант тапшырган.

Соңгы яңартылу: 2014 елның 31 гыйнваре. 

Соңгы яңарту: 28 июль 2017, 17:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования