Шәйхетдинов Роман Александр
улы
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры
Туган көне:
28 август 1974 ел.
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Телефон:
+7 (843) 231-77-01
Факс:
+7 (843) 221-19-99
E-Mail:
Roman.Shayhutdinov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1974 елның 28 августында Казанда туган. “Юриспруденция” белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университетын (1996 ел), “юриспруденция” белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университеты аспирантурасын (2000 ел) тәмамлый. Инглиз телен белә.

1995-1997 елларда – Татарстан Республикасы Тышкы икътисадый элемтәләр министрлыгы хокук департаментының I категория белгече.
1997-1998 елларда – Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы юридик бүлегенең әйдәп баручы белгече.
1998-2000 елларда – “Телесет” ҖЧҖ юридик бүлеге башлыгы.
2000-2002 елларда – “Сети телекоммуникационных компаний" ҖЧҖ генераль директоры (Мәскәү ш.).
2002-2011 елларда – “Телесет” ҖЧҖ генераль директоры.
2006-2011 елларда - "Rostelecom International" компанияләр төркеменең баш операцион директоры.
2006-2011 елларда – “ТНПКО” ААҖ генераль директоры.
2011 елның июленнән 2012 елның маена кадәр – “Ростелеком” ААҖнең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры.
2012 елның 28 маеннан – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгының мактау грамотасы (2003 ел), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005 ел), “Элемтә остасы” мактаулы исеме (2010 ел) белән бүләкләнгән.

“Ел менеджеры – 2004” Россия конкурсы лауреаты, "Монтажланган үткәргеч сыешлыгының үсеш темплары буенча" номинациясендә Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы “Тармакның иң яхшы җитәкчесе – 2004” конкурсында җиңүче, “Ел җитәкчесе – 2005” Татарстан Республикасы конкурсы номинанты.

II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” Ордены белән бүләкләнгән (2014 ел).

“Мәгълүмат саклау дәүләт системасын ныгыту өчен” медале (2014 ел).

“Профсоюз эшчәнлегендә актив катнашу һәм Профсоюз белән партнерлык кысаларында нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен” “Элемтә өлкәсендә социаль партнерлыкка 20 ел” истәлекле медале.

Өйләнгән, өч баласы бар.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования