Цифрлы телевидение


2013 елның 25 июнендә  Россия Федерациясендә беренче тапкыр Казанда РФ 2009 елның 24 июнендәге 715 номерлы “Россиянең һәркем алырлык телеканаллары һәм радиоканаллары турында” боерыгы тормышка ашырылды. Казанда DVB-T2 стандартлары буенча 20 бушлай телевизион программалы цифрлы эфир үз эшен башлады.

Казанда икенче цифрлы пакет – мультиплекс эшли башлады. Ул үз эченә “РЕН ТВ”, “ТВ-Центр”, СТС, “Домашний”, “Спорт”, “Спорт плюс”, “Мир”, “Звезда”, ТНТ һәм “Муз ТВ” каналларын алды.

Аңа стартны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, “Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре” ФДУП генераль директоры Андрей Романченко,ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бирде. 

Цифралы телевидение 40-60 км тирәлегенә юнәлгән. Казан телеүзәгенннән Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч муниципаль район җирлекләренә сигнал тарала. Бу 1 378 мең кешегә юнәлтелгән.

Аналог һәм цифралы вещаниенең принципиаль аермасы булып сүрәтнең сыйфаты яхшыру, ТВ программалар саны арту тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования